news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер ел эчендә Татарстан оешмаларына сигез миллион киберһөҗүм ясалган

Роман Шәйхетдинов киберһөҗүмнәрнең барысы да вакытында фаш ителүен һәм зарарсызландырылуын белдерде.

Бер ел эчендә Татарстан оешмаларына сигез миллион киберһөҗүм ясалган
архив/Султан Исхаков, tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда компьютер аша Татарстан дәүләт мәгълүмат ресурсларына кереп, зыян китерүгә омтылучы 8 миллионнан артык очрак теркәлгән. 2017 елның декабрендә республика предприятиеләре һәм дәүләт учреждениеләренең мәгълүмати ресурсларына 800 меңнән күбрәк компьютер һөҗүме ясалган. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Министр ресурсларга үтеп керү очракларының, алдагы ел белән чагыштырганда, 60 процентка артуын әйтте. “Дөньяда мәгълүмати куркынычларның үсеше күзәтелә, бу Татарстанга да кагыла. Еш кына дәүләт структураларына һәм эре сәнәгать предприятиеләренә киберһөҗүмнәр юллана”, - диде Роман Шәйхетдинов. Ул киберһөҗүмнәрнең барысы да вакытында фаш ителгәнен һәм зарарсызландырылганын белдерде.

Министр дәүләт телекоммуникацияләр системасы инфраструктурасында кулланучыларның 80 меңнән артык эш урыны саклануга каралганын билгеләп узды. Ул мәгълүмат саклау өлкәсендә "Лаборатория Касперского", "Доктор Веб", "ICL" компанияләре белән актив хезмәттәшлек алып барылуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100