Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер ел эчендә "Татар-информ"ның татар версиясен укучылар саны 7,5 тапкыр артты - А.Кузьмин
«Татар-информ»да тамырдан үзгәреш моннан бер ел элек, Шамил Садыйков җитәкчелегендә яңа команда килгәч башланды, дип белдерде «Татмедиа» җитәкчесе.
(Казан, 19 май, "Татар-информ"). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе бүген – татар телле интернетның мәгълүмат сегментында беренче урында торучы коллектив, дип белдерде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Татарстан матбугаты көне уңаеннан биргән интервьюсында.
Андрей Кузьмин «Татар-информ»да тамырдан үзгәреш моннан бер ел элек, агентлыкка Шамил Садыйков җитәкчелегендә яңа команда килгәч башланды, дип белдерде.
"Коллектив алдына яңа бурычлар куелды. Аларны гамәлгә ашыру өчен билгеле бер адымнар ясалды. Боларның барысы да «Татар-информ» Татарстанның төп мәгълүмат агентлыгына әверелсен өчен эшләнде. «Татар-информ» – дәүләт структурасы ул, безнең бурыч – республика һәм дөнья халкына Татарстанда бара торган вакыйгалар турында мәгълүмат бирү. Дәүләт сәясәтен аңлату, Президент, Хөкүмәт, Дәүләт Советы эше турында сөйләү. Моны аңлаешлы, оператив төстә эшләргә кирәк. Теләсә кайсы интернет-басманың бәяләү критерие – кулланучыларның саны. Матбугат көне алдыннан без бурычның беренче этабы үтәлде дип әйтә алабыз. LiveInternet (ЛайвИнтернет) мәгълүматлары буенча, «Татар-информ»ның уникаль кулланучылар саны аена 1 миллионнан артып китте", – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе эшчәнлеген бәяләп, Андрей Кузьмин: "Без татар сегментын үстерүгә җитди игътибар бирдек. Татар редакциясе сизелерлек киңәйтелде. Агентлыкка Рәмис Латыйпов җитәкчелегендә яңа команда килде. Бер ел эчендә коллектив зур ыргылыш ясады. Татар телендә уникаль материаллар дөнья күрде. Бер ел эчендә, 2016 елның маеннан 2017 елның маена кадәр, сайтның татар версиясе уникаль кулланучылар санын уртача 7,5 тапкыр арттырды. Бүген ул республикада һәм аннан читтә иң күп укыла торган интернет-ресурсларның берсенә әверелде. Татар телле интернетның мәгълүмат сегментында бу – беренче урында торучы коллектив. Шушы ук команда татар телендә газета да чыгара", – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз