Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер ел эчендә эштән китүче һәм эшкә килүче табиблар саны билгеле
Татарстанда 2021 елда 1858 табиб эшли башлаган, шул ук вакыт эчендә дәүләт клиникаларыннан 1700е киткән.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 2021 елда 1858 табиб эшли башлаган, шул ук вакыт эчендә дәүләт клиникаларыннан 1700е киткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.
«1858 килде, 1 700 табиб китте. Китүчеләргә караганда килүчеләр күбрәк булды. Без пенсия яшендәге кешеләр китүен, тагын бер өлеше башка төбәкләргә күчүен, шәхси медицина оешмаларына китүчеләр булуын билгеләп үтәбез», — диде спикер.
Шулай ук республикада 3356 урта медицина хезмәткәре эшкә урнашкан.
Илдар Фатыйхов, сәламәтлек саклау системасы өчен белгечләрнең уңай үсеше булуы мөһим, дип искәртте.
Элегрәк «Татар-информ» пандемия елларында пенсиягә китүчеләрнең 25 проценты эшкә яңадан кайтуын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз