news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер ел эчендә Татарстанда СOVID-19 авыруы очраклары дүрт тапкырга кимегән

Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыру очраклары артуы теркәлә. Республика Роспотребнадзоры мәгълүматлары буенча, 2025 елның 24 ноябреннән 30 ноябренә кадәр 13,7 мең очрак теркәлгән. Бу бер атна элек булган саннарга караганда 36,9 процентка күбрәк. Шул ук вакытта бу күрсәткеч эпидемия бусагасыннан 15,7 процентка түбәнрәк кала. Авыруның иң зур үсеше 7–14 яшьлек мәктәп укучылары арасында күзәтелгән.

Шул ук вакытта, бер атна эчендә COVID-19 белән авыруның 223 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул чорына караганда 3,8 тапкырга кимрәк.

Республикада вакцинация кампаниясе дәвам итә: 2 миллионнан артык кешегә прививка ясалган, бу ТР халкының 51,7 процентын тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot