news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер ел эчендә Татарстан урманчылары 10 мең кг имән һәм 597 кг нарат орлыклары әзерләгән

Бер ел эчендә Татарстан урманчылары 12 мең килограммнан артык орлык, шул исәптән 10 мең килограмм имән орлыгы әзерләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Шулай ук 597 кг нарат орлыгы – 807 кг каен орлыгы, 500 кг корычагач орлыгы, 74 кг чыршы орлыгы, 38 кг карагай орлыгы әзерләнгән, әзерләнгән орлыклар күләме былтыргы күрсәткечтән 5 процентка артыграк. Бу безнең белгечләрнең планлы эше нәтиҗәсе, алар республиканың урман байлыкларын саклау һәм арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирәләр», - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина.

Җыелган орлыклар республиканың урман питомникларында утырту материалы үстерү өчен нигез булачак, бу киләчәктә урманнарны торгызу һәм табигатьне саклау акцияләрен оештыру эшләрен уңышлы башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot