news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер-берсенә карата күптәнге дошманлыкны 47 яшьлек ир-ат, салып алгач, искә төшерә

Башта кул күтәрә, аннан фатирына кереп кыйный

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Зәй шәһәре суды 47 яшьлек бер ир-атка карата җинаять эшен карый.

Бер-берсенә карата күптәнге дошманлыкны 47 яшьлек ир-ат, салып алгач, искә төшерә. Башта күралмаган кешесен ул подъездда очратып, кул күтәрә, аннан фатирына ук кереп кыйный...

Тикшерүләр вакытында гаепләнүче үзе кылган гамәлләрне тулысынча таный. Кыйнап үч алган, кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен суд аны 9 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итә. Менә шушы кадәр гомерен ул каты режимлы төзәтү колониясендә уздырачак, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot