Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер атнадан Татарстан вузларына БДИ нәтиҗәләре буенча гына кабул ителәчәк белгечлекләр исемлеге пәйда булачак
Бер атнадан Татарстан вузларына БДИ нәтиҗәләре буенча гына кабул ителәчәк белгечлекләр исемлеге пәйда булачак
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Быел Татарстанның барлык югары уку йортлары белгечлекләренең яртысына бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча гына кабул ителәчәк. Бер атнадан бу исемлек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында һәм республика газеталарында пәйда булачак. Бу турыда бүген укытучылар өчен Казанның 102нче гимназиясендә БДИ буенча үткәрелгән семинарда ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Татарстан - Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ректорлар советы бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү буенча килешә алган бердәнбер төбәк. Республиканың югары уку йортлары тарафыннан БДИ үткәрү тәҗрибәсендә катнашу карары бер тавыштан кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз