news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бер атнада Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 25 очрагы теркәлгән

Аларның 7 се Казанда теркәлгән

  (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 6-12 октябрьдә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 25 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә бүген Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча матбугат хезмәте.
 Аларның 7 се Казанда теркәлгән, Чаллыда – 5 очрак, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Зәй, Яшел Үзәндә – икешәр очрак, Алабуга, Нурлат, Ютазы районнарында – берәр очрак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100