news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бер атнада Татарстанда тычкан бизгәге белән авыруның 19 очрагы теркәлгән

Авыручылар Казан, Чаллы, Әлмәт, Баулы, Яшел Үзән, Нурлат, Саба районнарында теркәлгән

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бер атнада Татарстанда тычкан бизгәге белән авыруның 19 очрагы теркәлгән, шул исәптә Казанда һәм Чаллыда – 4 әр очрак, Әлмәт районында 7 очрак, Баулы, Яшел Үзән, Нурлат, Саба районнарында 1 әр очрак теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100