news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атнада Татарстанда тавык ите, кара чәй һәм йомырка бәясе арткан

Бер атнада Татарстанда тавык ите, кара чәй һәм йомырка бәясе арткан
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

14-21 августта Татарстанда тавык ите, кара чәй, йомырка һәм башка продуктларның бәясе арткан. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Бигрәк тә балалар өчен ит консервлары (1,86 процентка яки 18,76 сумга) кыйммәтләнгән һәм 14 августка андый консерваларның килограммы 1 мең сум һәм 3 тиен торган.

Моннан тыш, тавык ботыннан кала тавык ите (килосы 189,6 сумнан 192,97 сумга кадәр) һәм кара чәй бәясе (916,3 сумнан 931,74 сумга кадәр) 1,71 процентка артты. Вермишельның бәясе 1,29 сумга күтәрелде, ягъни килограммы 67,41 сумнан 68,26 сумга кадәр.

Шулай ук тавык йомыркасының да бәясе сизелерлек артты (дистәсе 0,99 сумга артып 65,08 сум тәшкил итте). Шикәр комы 0,91 процентка артты. Шулай ук карабодый һәм дуңгыз итенә дә бәяләр үсте.

Кайбер продуктларның, бигрәк тә яшелчәләрнең бәясе төште. Помидор 9,44 процентка төште, килограммы 92,10 сумнан 82,97 сумга калды. Шул ук вакытта кыярның килограммы 4,17 процентка кимегән, 72,93 сумга кадәр төшкән.

Кәбестә 8,87 сумга кадәр (килосы 49,11 сумнан 44,79 сум булган), бәрәңгенең бәясе 8,36 процентка төшкән, ягъни 34,89 сумнан 31,98 сумга кадәр.

14-21 августтан кишер бәясе 7,48 процентка төшкән, ягъни 53,81 сумнан 49,75 сумга кадәр, ә чөгендер 5,84 процентка арзанайган (37,96 сумнан 35,84 сумга кадәр төшкән). Суган 7,23 сумга арзанайган, 45 сумнан 41,7 сумга кадәр төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100