Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер атнада Татарстанда шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, ярма бәяләре кыйммәтләнгән
Шикәр комының уртача бәясе 4-11 март көннәрендә 64 сумга җиткән.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). Татарстанда 4 марттан 11 мартка кадәр бер килограмм шикәр комының уртача бәясе 10,8 процентка арткан һәм 64 сумга җитте.
Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер атна эчендә яшелчә һәм җиләк-җимешнең уртача бәясе 3,6 процентка кыйммәтләнгән. Туңдырылган балык бәясе килограммы өчен 2 процентка, ә балалар өчен консервалар 4 процентка үскән. Хәзер сөт һәм сөт продукциясе — 0,9 процент, чәй һәм баллы тәм-томнар 1,1 процентка кыйммәтрәк.
Бу чорда сыер, сарык һәм дуңгыз итенең уртача бәясе — 0,6 процентка, ә казылык эшләнмәләренең бәясе 1,5 процентка күтәрелде. Тавык йомыркасы — 10,4 процентка, ә тавык ите — 0,6 процентка кыйбатрак сатыла.
Бәяләр үсеше шулай ук ярмалар һәм макарон эшләнмәләренә дә кагылды. Шушы атна эчендә алар уртача 3,1 процентка кыйммәтләнде. Тоз бәясе 3,1 процентка артыграк тора, ә он һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре хакы 0,8 процентка үскән. Алкогольле продукция 4-11 март көннәрендә 1,3 процентка кыйммәткәрәк сатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз