Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер атнада Татарстанда кискен тын юллары авырулары белән чирләүчеләр күрсәткече 40 процент чамасы арткан
Казанда авыручылар күрсәткече 18,3 процентка арткан
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 2-8 феральдә Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе йоктыруның 21 мең 694 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең кешегә авыру күрсәткече 56,96 ны тәшкил итә, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 6,5 процентка кимрәк. Узган атна белән чагыштырган вакытта чирләүчеләр саны 37,8 процентка арткан.
Казанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән 7 мең 642 кеше авырган, күрсәткеч 65,8 процент тәшкил иткән. Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 8,7 процентка процентка кимрәк.Бу алдагы атнага караганда 18,3 процентка күбрәк дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз