news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атнада Татарстанда дизель ягулыгының бәясе төште

Бер атнада Татарстанда дизель ягулыгының бәясе төште
Фото: © «Татар-информ»

22-28 гыйнварда Татарстанда бензин бәяләре үзгәрмәде, ә дизель ягулыгының бәясе бераз төште. Бу хакта Татарстанстат статистикасыннан билгеле булды.

Шулай итеп, дизель ягулыгының литры 59,64 сум тора, бу 1 атна элек булган бәя белән чагыштырганда, 0,19 процентка арзанрак.

АИ-92 маркалы бензинның литры 49,28 сум тора, АИ-95 маркалы — 53,1 сум, ә АИ-98 маркалы һәм аннан югарысының литры өчен 66,67 сум түләргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100