Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан
Теркәлгән эшсезләр саны 5,9 процентка арткан һәм 13 мең 882 кеше тәшкил иткән.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Узган атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
«Карантин белән бәйле рәвештә 25 843 кеше читтән торып эшләде, бу узган атнага караганда 44 процентка күбрәк», - диде министр.
Моннан тыш, тулы булмаган эш көне яки тулы булмаган эш атнасы графигында эшләүчеләр саны 17 процент чамасы, эш бирүче гаебе белән эшсез утыручы кешеләр 19 процентка кимегән.
Шул ук вакытта теркәлгән эшсезләр саны 5,9 процентка арткан һәм 13 882 кешегә җиткән. «Работа в России» порталы мәгълүматлары буенча, апрель-июньдә 2 457 хезмәткәр эштән азат ителүе фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз