news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада Татарстанда бензинның ике маркасы кыйммәтләнгән

2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр бер атна эчендә Татарстанда АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнде. Бу хакта Татарстанстат статистикасында белдерелә.

9 сентябрьгә АИ-95 маркалы бензинның 1 литрының бәясе 55,95 сумга җиткән, яисә 0,3 процентка арткан. АИ-98 һәм аннан югары маркаларның бәясе 0,4 процентка кыйммәтләнгән һәм 75,17 сум булган.

АИ-92 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы бәясе бу вакыт эчендә үзгәрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot