Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер атнада Татарстанда 735 кеше эшсез дип танылган
Аларның 353 е эш урыннарыннан үз теләкләре белән киткән
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эшсезләр саны 15200 кеше тәшкил итә. Теркәлгән эшсезләр саны элеккечә 0,74 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Республика мәшгульлек хезмәтләре органнарына гариза биргән эш белән тәэмин итүчеләр 49 194 вакансия тәкъдим итә. Бер атнада эш белән тәэмин итүчеләр 2 876 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.
Бер атнада Татарстанда 735 кеше эшсез дип танылган. Аларның 353 е эш урыннарыннан үз теләкләре белән киткән, 119 ы – оешма эшчәнлеге туктатылу һәм хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле китәргә мәҗбүр булган.
Бер атнада эштән азат итүчеләрнең иң күбесе мәгариф өлкәсенә туры килә, 129 кеше эшсез калган. Моннан тыш, эшкәртүче производство өлкәсендә хезмәт куйган 88 кеше эштән киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз