news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада Татарстан сулыкларында 12 кеше батып үлгән, алар арасында өч бала бар

Татарстанда 9 июньнән 15 июньгә кадәр сулыкларда 12 кеше батып үлгән, шуларның өчесе балалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство хезмәткәрләре татарстанлыларны җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска, сулыкларда спиртлы эчемлекләр кулланмаска, таныш булмаган урыннарда суга кермәскә һәм чуммаска чакыра. Моннан тыш, балаларны су янында күзәтүсез калдырмагыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot