news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада Түбән Камада исерткеч эчемлекләр кулланган 20 машина йөртүче тоткарланган

Бу чорда ЮХИДИдә ике җәяүлене машина белән бәрдерү очрагы теркәлгән

(Түбән Кама, 1 март, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Узган атнада Түбән Кама юлларында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән,12 кеше тән җәрәхәте алган. Зыян күрүчеләр арасында ике җәяүле дә бар, алар җиңелчә җиңелчә җәрәхәт алган. Бер очракта кеше бәрдергән автомобиль һәлакәт урыныннан качып киткән. Оператив-эзләү чаралары вакытында аның шәхесе ачыкланган.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча бу чорда дәүләт автоинспекторлары шәһәр һәм район юлларында исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 20 машина йөртүче тоткарланган, 32 машина автотранспорт штрафстоянга куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot