news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада Түбән Камада 8 юл-транспорт һәлакәте булган

Һәлакәтләр начар һава шартлары һәм шоферларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан

(Түбән Кама, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Каманың ЮХИДИсе яңа елның беренче атнасына нәтиҗә ясады. Дәүләт автоинспекциясе шәһәр идарәсенең пропаганда бүлеге мәгълүматлары буенча муниципалитет территориясендә 8 җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр дә бар.
4 очракта һәлакәт килеп чыгуга начар һава шартлары сәбәп булган, икесендә шоферлар машина белән идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыкканнар. ЮХИДИндә хәбәр итүләренчә, 4–10 гыйнварда шәһәр һәм район юлларында руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утырган 19 шофер тоткарланган, 18 машина штрафстоянкага куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot