news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада Түбән Камада 6 җитди юл-транспорт һәлакәте булган

Узган атнада шәһәр һәм районда исерек килеш руль артына утырган 22 шофер тоткарланган

(Түбән Кама, 19 октябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Узган атнада Түбән Камада 6 җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Ике очракта һәлакәттә мотоциклчылар төрле җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләр арасында машина бәрдергән 1954 елгы ир-ат та бар.
Моннан тыш, Түбән Кама ЮХИДИнең пропаганда бүлеге мәгълүматлары буенча узган атнада шәһәр һәм районда исерек килеш руль артына утырган 22 шофер тоткарланган. 24 машина штрафстоянкага куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot