Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер атнада Россиядә кискен тын юллары авырулары һәм грипп белән интегүчеләр саны 20 процентка арткан
РФ дә авыручылар саны 30 млн кешедән арткан, меңнән артык мәктәп - карантинда
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бер атнада Россиянең 59 шәһәрендә кискен тын юллары вируслы авырулар (ОРВИ) һәм грипп белән интегүчеләр саны 20 процентка арткан. Бигрәк тә 14 яшькәчә балалар арасында авыртучылар күп, дип хәбәр итә ТАСС.
“Узган атнада барлык округларда грипп һәм кискен тын юллары авыруларыннан интегүчеләр арту күзәтелгән. РФ буенча бу авырулардан интегү очраклары эпидемия бусагасыннан 39 процентка арткан, ә 7-14 яшькәчә балалар арасында – 52,9 процентка”, - дип сөйләделәр Санкт-Петербург Фәнни-тикшеренү институтында. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт мәгълүматларына караганда, Россиядә авыручылар саны 30 млн кешедән арткан, меңнән артык мәктәп – карантинда. Аларның бер өлеше Урал федераль округында.
Екатеринбург, Нижневартовск, Мегион, Сургут, Төмән укучылары 19-23 февральдә өстәмә каникулларда. Бу атна башыннан Чиләбе мәктәпләрендә карантин бетерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз