news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атнада 7 татарстанлы агуланып үлгән

20–25 ноябрь чорында ТРда химик матдәләр белән агулануның 70 очрагы теркәлгән

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Токсикология мониторингы мәгълүматлары буенча, 2009 елның 20–25 ноябрь чорында ТРда химик матдәләр белән агулануның 70 очрагы теркәлгән, аларның 30 очрагы - алкоголь эчемлекләр белән, 5 очрагы - наркотик препаратлар белән, 23 очрагы - дарулар белән, һ.б. дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.Зыян күрүчеләр арасында 41 ир-ат, 29 хатын-кыз, шул исәптән 9 бала һәм яшүсмер бар. Агулануның 7 очрагы үлем белән тәмамланган. Агулануга сәбәп булган әйберләр 18 очракта даруханәдән, 14 очракта кибеттән сатып алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100