news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада 60 тан артык татарстанлы бөер синдромлы геморрагияле бизгәк белән чирләгән

Шул ук вакыт аралыгында Казанда әлеге авыруның сигез очрагы теркәлгән

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 13-19 октябрьдә Татарстанда бөер синдромлы геморрагияле бизгәкнең 62 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.

Аерым алганда, Чаллыда әлеге чирнең 14 очрагы, Түбән Кама районында - 10,  Казанда - 8, Кукмара районында - 4, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай, Мамадыш районнарында - 3, Саба, Тукай, Балык Бистәсе, Аксубай районнарында - 2, Азнакай, Алабуга, Теләче, Балтач, Актаныш, Зәй районнарында берәр очрак ачыкланган.   

news_right_1
news_right_2
news_bot