news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада 400 дән артык татарстанлы кискен эчәк инфекциясе йоктырган

Татарстанда шулай ук тычкан бизгәге йоктыруның 26 очрагы теркәлгән

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 3-9 ноябрьдә Татарстанда кискен эчәк инфекциясе йоктыруның 449 очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштрганда, авыручылар буенча күрсәткечләр тотрыклы, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Шулай ук бер атнада республикада бөер синдромлы тычкан бизгәге йоктыруның 26 очрагы теркәлгән. Аерым алганда, Чаллыда 10 очрак теркәлгән, Түбән Камада – 7, Казан һәм Лениногорскида – 3 әр очрак, Кукмара, Балык Бистәсе, Тәтеш районнарында – берәр очрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot