Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер атнада 250 татарстанлыны талпан тешләгән
Сезон башыннан Татарстанда 4139 талпан кадалу очрагы теркәлгән
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 8-14 сентябрьдә 269 кешене талпан тешләгән, шул исәптән 54 баланы. Бу, узган атна белән чагыштырганда, артыграк, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.
Сезон башыннан Татарстанда 4139 талпан кадалу очрагы теркәлгән, шул исәптән 1029 балага. Узган елның әлеге чорында 2820 очрак теркәлгән булган, 753ендә балалар зыян күргән.
Шулай ук бер атнада республикада 22 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. Аерым алганда, Казанда - 9, Чаллыда - 6, Баулы, Биектау, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман районнарында 1әр очрак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз