news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бер атнада 2 татарстанлы агуланып үлгән

Агулануның барлыгы 28 очрагы теркәлгән

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдән алып 4 ноябрьгә кадәр булган токсикология мониторингы мәгълүматлары буенча, республикада агулануның 28 очрагы теркәлгән, аларның 6 очрагы - алкоголь эчемлекләр белән, 1 очрагы - наркотик препаратлар белән, 14 очрагы - дарулар белән, 7 очрагы - башка әйберләр.
Зыян күрүчеләр арасында 17 ир-ат, 11 хатын-кыз, шул исәптән 6 бала һәм яшүсмер бар. Агулануның 2 очрагы үлем белән тәмамланган.
Агулануга сәбәп булган әйберләр 14 очракта даруханәдән сатып алынган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100