news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда ВИЧ–инфекциянең 26 очрагы ачыкланган

Аларның иң күбесе – Казанда

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”). Узган атнада, ягъни 15–21 гыйнвар көннәрендә Татарстанда ВИЧ–инфекциянең 26 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Шул исәптән, Казанда ВИЧ–инфекциянең – 9, Чаллы шәһәре, Әлмәт, Әгерҗе, Алексеевски, Буа һәм Тәтеш районнарында – берәр, Бөгелмә районында – 6, җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе учреждениеләрендә 5 очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot