news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ белән авыруның 26729 очрагы теркәлгән

Авыручылар саны үткән атна белән чагыштырганда, 5,3 процентка артыграк.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Бер атна эчендә (30 гыйнвардан 5 февральгә кадәр) Татарстан Республикасында ОРВИ белән авыруның 26729 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең халыкка 69,5 очрак тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.

Гомуми халык арасында авыручылар саны эпидемия басыкычыннан 0,7 процентка артыграк. ОРВИ белән авыручылар саны үткән атна белән чагыштырганда, 5,3 процентка күтәрелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100