news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда кискен эчәк инфекцияләре белән авыруның 400 дән артык очрагы теркәлгән

Бу - алдагы атнадагы күрсәткечкә тәңгәл

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бер атна эчендә, 13-19 октябрьдә Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 413 очрагы теркәлгән. Бу 100 мең кешегә 14,3 очрак дигән сүз.

Бу - алдагы атнадагы күрсәткечкә тәңгәл, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.  

news_right_1
news_right_2
news_bot