Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер атна эчендә Татарстанда кәбестә 9,3 процентка кыйммәтләнде
Яшелчә һәм алма бәяләре Татарстан белән бәйле түгел, мондый тенденция бөтен Россия буенча күзәтелә.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бу атнада иң нык арткан бәя кәбестәгә булган. Аның бер килограммы 37,46 сумнан 45,95 сумга кадәр арткан. Аннан соң 4,05 процентка кишер бәясе күтәрелгән — 85,44 сум урынына 88,9 сум түлисе хәзер.
Моннан тыш, бу атнада алма 1 процентка кыйммәтләнгән — килограммы 97,54 сумнан 98,96 сумга күтәрелгән. Шулай ук печенье бәясе 1,23 процентка (147,16 сумнан 148,97 сумга кадәр) арткан.
Икенче яктан, кайбер азык−төлеккә бәяләр арзанайган. Биредә сарык ите, шулай ук казылык, майлылыгы 2,5-3,2 процентлы стерилизацияләнгән сөт, балалар катнашмалары, йомырка, чәй, он һәм башка ризыклар бар.
Калган азык-төлек продуктлары бәясе сизелерлек үзгәрешләр кичермәгән.
Казан Кремлендә элегрәк хәбәр ителгәнчә, яшелчә һәм алма бәяләре Татарстан белән бәйле түгел, мондый тенденция бөтен Россия буенча күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз