news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда 25 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган

Шул ук вакыт эчендә Казанда 8 очрак теркәлгән

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 1-7 декабрьдә Татарстанда 25 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.

Аерым алганда, Казанда  - 8, Чаллыда  - 2, Әлмәт районында - 7, Бөгелмә районында - 3, Яшел Үзән районында - 2, Буа, Биектау, Зәй районнарында 1әр яңа очрак теркәлгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot