news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Түбән Камада теркәлгән юл–транспорт һәлакәтләрендә өч кеше зыян күргән

Узган җиде көндә Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче 48 шоферны ачыклаган, 38 машина штрафстоянкага ябылган

(Түбән Кама, 23 ноябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Узган атнада Түбән Камада нибары өч җитди юл–транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның икесендә җәяүлеләр зыян күргән.
Зыян күрүчеләр арасында 79 яшьлек әби дә бар. Аны тиешле булмаган урында юл аркылы чыгып барганда машина таптаткан. Түбән Кама юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, әби җиңелчә тән җәрәхәтләре алган.
Моннан тыш, узган җиде көндә Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче 48 шоферны ачыклаган, 38 машина штрафстоянкага ябылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot