news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә республикада 117 агулану очрагы теркәлгән

Агулануның 14 очрагы үлем белән тәмамланган

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”). Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, 15–21 гыйнвар көннәрендә респуликада химик матдәләр белән агулануның 117 очрагы теркәлгән. Шуның 46 сы – алкоголь, 5 се – наркотиклар, 34 е – дарулар, 32 се башка төрле матдәләр куллану нәтиҗәсендә.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, агуланудан зыян күрүчеләр арасында 86 ир–ат, 31 хатын–кыз, шул исәптән 11 бала һәм яшүсмер бар.
Агулануның 14 очрагы (шул исәптән, берсе – алкоголь, 2 се – наркотиклар, 11 е башка төрле матдәләр куллану нәтиҗәсендә) үлем белән тәмамланган.
Агулануга китергән матдәләр 27 очракта – даруханәләрдә, 30 очракта кибетләрдә сатып алынган.


news_right_1
news_right_2
news_bot