news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атна эчендә Казанда бензин бәяләре арткан

Автомобиль бензинының барлык маркаларына да бәя кыйммәтләнгән.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Казанда өченче атна рәттән дизель ягулыгына бәяләр үзгәрешсез тора, бер литры 48,68 сумны тәшкил итә. Бензин бәясе кыйммәтләнә бара.

Әлеге мәгълүматларны Татарстанстат сайты урнаштырган.

18-25 октябрь чорында автомобиль бензинының барлык маркалары да кыйммәтләнгән. АИ-92 маркасының бер литры 7 тиенгә арткан һәм 45,05 сум булган.

АИ-95 маркалы бензинның бер литры 48,36 сумнан 48,48 сумга күтәрелгән.

АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы ягулыклар 25 октябрьгә 57,14 сум булган, ә бер атна элек 24 тиенгә арзанрак торган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100