news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Казанда 1000 бәхетсезлек очрагы булган

Ашыгыч ярдәм табиблары 3-10 сентябрь көннәрендә шәһәрдә яшәүчеләр янына җиде мең тапкырдан артык барган.

Бер атна эчендә Казанда 1000 бәхетсезлек очрагы булган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның ашыгыч ярдәм табиблары 3-10 сентябрь көннәрендә бәхетсезлек очрагы булган урыннарга 1008 тапкыр барган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм табибларын 7309 тапкыр чакырганнар.

Медицина хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына 1348 мәртәбә барган.

Юл-транспорт һәлакәте булган урыннарда зыян күрүчеләргә табибларның ярдәме 44 тапкыр кирәк булган.

Ашыгыч ярдәм табиблары авырулар янына 5578 мәртәбә барган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot