Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бер атна эчендә евро белән доллар яңа максимумга җитте
Мәскәү биржасында доллар белән евро бер сумнан артыкка күтәрелде
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Доллар белән евро бер атнада максимумны яңартты. Бүген Мәскәү биржасында сатулар башланганда, алар бер атна эчендә нефтькә бәяләр төшү тәэсире астында, сумны (рубльне) минималь дәрәҗәгә төшереп, 1 сумнан артыкка күтәрелгән.
Сатуларның беренче ярты сәгатендә доллар алдагы ябылу дәрәҗәсенә 1,03 сум өстәп, 47, 845 сум билгесенә җиткән. Евро максимумда 59,52 сумга тиңләшкән, бу алдагы ябылу дәрәҗәсеннән 1,28 сумга артыграк, дип хәбәр итә "Интерфакс". Шул ук вакытта доллар да, евро да 7 ноябрь, җомга максимумын яңартты, анда ике валюта да рубльгә карата абсолют максимумга җиткән иде (доллар – 48,65 сум, евро – 60,27 сум). Мәскәү вакыты белән 10.35 сәгатькә валюталар үсүдән бераз туктады 47,48 рубля (+66 тиен), евро – 59,06 рубля (+82 тиен). Экспертлар фикеренчә, валюталарның артуы нефтькә дөнья бәяләре төшү белән бәйле. Кичә кич Лондонның ICE биржасында Brent нефтенә декабрь фьючерслары барреле 78 доллардан да түбәнрәк төште (4 елдан артыкка яңа минимум) һәм җомга иртәсендә шул ук билгедә саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз