news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда иң ныгы АИ-92 маркалы бензин кыйммәтләнгән

Бер атна эчендә Татарстанда иң ныгы АИ-92 маркалы бензин кыйммәтләнгән
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда 6 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр АИ-92 маркалы бензин бик кыйммәтләнгән. Бу ягулыкның бәясе 1,61 сумга яисә литры 59,24 сумга кадәр арткан, дип күренә Татарстанстат мәгълүматларыннан.

Шул ук чорда АИ-95 маркалы бензин да кыйммәтләнгән. Ул 1,05 сумга арткан. Хәзер мондый ягулыкның литры 63,18 сум тора.

Республикада дизель ягулыгы да кыйбатланган. Ул 70 тиенгә арткан, литры 68,62 сум тора.

Татарстанда бәяләрнең иң аз үсеше АИ-98дә теркәлгән. Әлеге марка бензины 63 тиенгә генә кыйммәтләнгән, ягулык литры өчен 84,15 сумга кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot