news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда АИ-92 бензины кыйммәтләнгән

Бер атна эчендә Татарстанда АИ-92 бензины кыйммәтләнгән
Фото: © «Татар-информ»

15 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр АИ-92 бензины 0,35 процентка, литры өчен 56,06 сумга кадәр кыйммәтләнде. Мондый мәгълүматлар Татарстанстат статистикасыннан күренә.

Шулай ук республикада АИ-95 бензинының бәясе 0,3 процентка, 60,27 сумга кадәр артты.

Татарстанда АИ-98 дә кыйммәтләнде. Ягулыкның бу маркасы 0,03 процентка, 83,38 сумга кадәр арткан.

Дизель бәясе 0,2 процентка, литры 67,34 сумга кадәр арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot