news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 50 процентка арткан

Узган атнада Россиядә коронавирус белән авыручылар саны яртылаш диярлек – 48,9 процентка арткан. Шуңа да карамастан, федераль оперштаб хәбәр иткәнчә, ковид белән авыручыларны хастаханәләрдә дәвалау очраклары саны бу вакыт эчендә 5,3 процентка кимегән.

ТАСС белгечләргә сылтама белән хәбәр итүенчә, авыручылар саны 70 төбәктә арткан. Хастаханәләргә эләккән пациентлар 29 субъектта күбәйгән.

Мәсәлән, узган тәүлектә ил буенча 6 571 кеше чирләгән, аннан алдагы көндә бу сан 7 523 булган. Кичә үлүчеләрнең саны – 34, сәламәтләнгән 4 234 кеше теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне Татарстанда Covid-19 белән авыручыларның яңа 42 очрагы расланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot