news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атна эчендә Covid-19 белән чирләүчеләр саны 19 процентка кимеде

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимеде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бер атна эчендә гомуми 5,586 очрак теркәлгән, бу узган атнага караганда 19 процентка кимрәк. Ягъни, без яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимегән беренче атнаны теркибез», – дип сөйләде ул.

Тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны бер атна эчендә 2 процентка кимегән.

Любовь Авдонина сүзләренчә, узган атнада Сovid-19 инфекциясен йоктыруның үсеше ун процент булган.

«Авыручылар санының август һәм сентябрь айларында күзәтелгән артуын бүгенгә уздырдык», – дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Ул ассызыклаганча, Татарстан халкын вакцинацияләү һәм санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне дөрес үтәү – җәмәгать урыннарында битлекләр кию, кулларны вакытында эшкәртү һәм авыручылар белән аралашудан баш тарту киләчәктә авырулар санын арттырмаска ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100