news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә 25 меңнән артык татарстанлы грипп һәм ОРВИ белән авырган

Татарстан Республикасында кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыруның сезонлы артуы дәвам итә. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 2025 елның 15–21 декабрендә ОРВИ һәм грипп белән авыруның 25 640 очрагы теркәлгән, бу эпидемиологик бусагадан 11 процентка югарырак.

Соңгы атнада авырулар структурасында грипп өлеше 81,5 процент тәшкил иткән. Лаборатор юл белән 1 580 очрак расланган. А (H3N2) гриппы өстенлек итә. COVID-19 белән авыру дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда диярлек ике тапкырга түбән.

Авырулар санының артуы барлык яшь төркемнәрендә дә күзәтелә, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot