news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер ата-ана да баласының рус, татар, инглиз телләрен камил белүенә каршы түгел – министр

"Татар һәм рус телләрен укыту буенча Татарстан федераль канун нормаларын үти", – дип белдерде Энгель Фәттахов.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан алга таба да үзенең белем бирү программасы буенча эш итәчәк. Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шулай дип билгеләп узды.

"Мәктәпләрдә белем бирү программаларын төзегәндә, Татарстан федераль канун нормаларын үти. Бездә Татарстан Конституциясе, мәгариф нормалары турында, дәүләт телләре турында кануннар бар. Бездә ике дәүләт теле бертигез дәрәҗәдә өйрәтелә. Бу мәсьәләдә безнең тарафтан бернинди норма бозулар юк. Безнең барлык эшләр Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы белән килештерелгән. Без канун үтәүчеләр генә. Алга таба да үзебезнең белем бирү программасы кысаларында эш итәчәкбез", – дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр телләр мәсьәләсендә республикада шактый эш башкарылуын билгеләп үтте. "Рус телле укучылар, татар телен начар белүче балалар һәм татар телен камил белүчеләр өчен аерым концепцияләр бар. Бер ата-ана да баласының рус теле, татар теле һәм инглиз телен дә камил белүенә каршы түгелдер. Барысы да бездән тора. Шушы эшне дәвам иттерәчәкбез", – диде ул.

Энгель Фәттахов рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын 80 һәм аннан да югарырак баллга тапшыручылар кимүе мәсьәләсендә: "Проблема юк түгел, алар бар, гәрчә республика бюджетыннан рус телен өйрәнүгә өстәмә рәвештә 150 млн сум акча бүлеп бирелсә дә. Рус теле укытучылары белән эшләү буенча юл картасы да бар", – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100