news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер ашасаң, туктый алмыйсың – Индонезиянең Россиядәге илчелеге киңәшчесе чәкчәк турында

Индонезия журналисты Мөхәммәд Антониның чәкчәк сүзен ишеткәч, күз алдына Бали биюе килгән.

Бер ашасаң, туктый алмыйсың – Индонезиянең Россиядәге илчелеге киңәшчесе чәкчәк турында
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Индонезиядән Казанга килгән кунаклар татар халкының милли ризыгы чәкчәктән авыз иткән һәм аны бик ошаткан. Индонезиянең Россиядәге илчелегенең мәдәният һәм мәгълүмат буенча киңәшчесе Нананг Фадиллаһ һәм Индонезия башкаласы Джакартада эшләүче "Антара" мәгълүмат агентлыгы журналисты Мөхәммәд Антони “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Кичә генә Казанга килгән кунаклар бүген инде кире Индонезиягә юл тотты.

“Чәкчәк ашар алдыннан Мөхәммәдне кисәтеп куйдым, – ди Нананг Фадиллаһ. – Сак бул, бер ашасаң, туктый алмыйсың, гел ашыйсың килеп тора, дидем. Һәм шулай булды да”.

Индонезия вәкилләре чәкчәкне күчтәнәчкә туган илләренә дә алганнарын әйттеләр.

Мөхәммәд Антони баллы сый чәкчәк турында ишеткәч, “кечак-чак-чак” Бали биюен күз алдына китергән. “Дистәләгән биюче шулай “чак-чак-чак-чак” дип, дәртле итепбии”, – ди ул.

Казан кунаклары Татарстанга килгәнче, башта Мәскәүдә булган. “Монда Мәскәүдәге кебек түгел. Ашарга теләсәң, бар җирдә хәләл. Мәскәүдә “хәләлме” дип гел сорарга туры килсә, монда хәләл ризык табу кыен түгел”, – ди алар. Казанда, алар, шулай ук, үзбәк сые – пылау да ашаган.

Индонезия журналисты һәм илчелек киңәшчесе Кол Шәрифтә, Мәрҗани мәчетендә үзләрен гаҗәпләндергән күренешләр турында сөйләп үтте. Әмма республика мәктәпләрендә мөселман дине нигезләре буенча нинди дәресләр бирелүен белә алмадык, ди алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100