news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бензин бәясе рекордлы дәрәҗәгә җитте

Монополиягә каршы федераль хезмәт фаразлавынча, якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бензинны күпләп сату бәясе ноябрь уртасында рекордлы дәрәҗәгә җитте, дип яза «Российская газета».

Әйтик, 7-13 ноябрь көннәрендә АИ-92 маркалы бензинның тоннасы – 42 мең 850 сум (2,3 процент), АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 44 мең 990 сумга (1,7 процент) күтәрелде. Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы мәгълүматлары әнә шундый.

Бәяләр «Газпром нефть»нең Мәскәү нефть эшкәртү заводындагы бер җайланмасы эштән туктау аркасында арткан. Ул ноябрь урталарында яңадан эшли башларга тиеш, дип яза «Коммерсант».

Монополиягә каршы федераль хезмәт фаразлавынча, якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot