news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бензин бәясе арту Чемпионат җанатарларын ташуда кыенлыклар тудырмаган

“Хөкүмәт бу мәсьәләне алдан ук карады”, - диде Россия Транспорт министры Евгений Дитрих.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бензин бәясе арту Чемпионат җанатарларын ташуда кыенлыклар китереп чыгармаган. Бу хакта Казан IT паркында футбол буенча Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган видеоконференция форматындагы брифингта билгеле булды.

“Ягулык-майлау материалларына бәя арту Чемпионат вакытында транспорт белән тәэмин ителешкә йогынты ясамады. Хөкүмәт бу мәсьәләне алдан ук карады. Без бүгенге көндә ягулык-майлау материаллары, авиация керосинына бәяләр стабильләште дип саныйбыз. Алга таба да, Чемпионат вакытында, транспорт эшчәнлегендә ниндидер катлаулыклар һәм өзеклекләр килеп чыгар дип уйламыйбыз", – диде РФ Транспорт министры Евгений Дитрих.

  • Шәһәр матбугат үзәгендә узган видеокүпер форматындагы брифингта футбол буенча Дөнья чемпионаты уза торган 11 шәһәр: Мәскәү, Волгоград, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Сочи, Түбән Новгород, Калининград, Саранск, Самара һәм Казан журналистлары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100