news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бензин бәясе 100 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин - Бәйсез ягулык берлеге

Берлек ягулыкны азлап сату бәяләрен ирекле итәргә, күпләп сату сегментында кулдан идарә кертергә чакыра.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Әгәр бәйсез Ягулык салу станцияләре (АЗС) базардан китсә, бензин бәясе 100 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу турыда бәйсез ягулык салу станцияләре хуҗаларын берләштергән Бәйсез ягулык берлеге (Независимый топливный союз (НТС) мөрәҗәгатенә сылтама белән РБК яза.

Бензинны азлап сатуда бәяләрне үсүдән туктатып тору турында Хакимият һәм эре нефть компанияләре арасындагы килешү бәйсез ягулык салу станцияләренең бетүенә китерәчәк, диелгән Бәйсез ягулык берлеге мөрәҗәгатендә.

"Бу - критик очрак. Вакыт сәгатьләр белән исәпләнә. Инде бүген үк илнең күпчелек төбәкләрендә бәйсез ягулык салу станцияләре ябыла башлады", - дип яза Бәйсез ягулык берлеге.

Берлек ягулыкны азлап сату бәяләрен ирекле итәргә, күпләп сату сегментында кулдан идарә кертергә чакыра.

Моннан тыш, Бәйсез ягулык берлеге ягулыкка акцизларны бетерергә һәм ягулык базарын реформаларга тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100