news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бельянинов: Мәдәни мирас объектларын тану процессын тизләтергә кирәк

Бельянинов: Мәдәни мирас объектларын тану процессын тизләтергә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда узучы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында Дөнья халыклары ассамблеясе генераль секретаре Андрей Бельянинов мәдәни мирасны саклау мәсьәләсен күтәрде.

Спикер үз чыгышында ЮНЕСКО оешмасының эшчәнлеген тәнкыйтьләп, аның артык бюрократияләшкән булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Пальмира (Сүриядә урнашкан – иск. «Татар-информ»), Будданың бамиан сыннары (Әфганстанда урнашкан – иск. «Татар-информ») кебек дөньякүләм кыйммәтле объектларны югалту – оешманың әкрен эшләве нәтиҗәсе. Бельянинов ЮНЕСКОның структурасын үзгәртмичә генә, объектларга мирас статусын бирү хокукы булган төбәк бүлекчәләре ачу зарурлыгын белдерде.

«Татарстанда ЮНЕСКОның дүрт мәдәни мирас объекты бар (Казан Кремле, Болгар тарихи-археологик комплексы, Зөя утрау-шәһәрчегенең Успенский соборы һәм монастыре, Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе – иск. «Татар-информ»). Татарстанда ЮНЕСКО кафедрасы уңышлы эшләп килә, бу юнәлеш буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләнә. Шул очракта безгә тагын нәрсә җитми? Минем уйлавымча, үз мирасыбызга кагылышлы карарларны без үзебез дә кабул итә алабыз. Париждагы түрәләр кешелекнең меңьеллык мирас объектларының әһәмиятен аңлап-төшенгәнче, без әле күрмәгән кыйммәтләребезне генә түгел, ә кулыбыздагы байлыкны дә югалтырга мөмкинбез», – дип искәртте Бельянинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot