Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бельянинов туристлар өчен валюта конвертациясен гадиләштерергә тәкъдим итте
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Дөнья халыклары ассамблеясе генераль секретаре Андрей Бельянинов Россия һәм ислам илләре арасындагы туристик агымнарны финанс җәһәтеннән яклау башлангычы белән чыкты.
Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россия белән Мисыр, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек ислам илләре арасында зур туристик агым күзәтелә. Сәяси һәм икътисади катлаулыклар нәтиҗәсендә, Россия туристлары валюта алмаштырганда икеләтә югалтуларга дучар була: башта сумнарны долларга, аннары барган илләрендә долларны җирле валютага алыштырырга мәҗбүрләр.
Андрей Бельянинов фикеренчә, бу мәсьәләне чишү өчен махсус статуслы дәүләтара банкларның мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Ул Евразия үсеш банкы, Халыкара икътисади хезмәттәшлек банкы, Халыкара инвестиция банкы һәм Дәүләтара исәп-хисап банкы кебек оешмаларны атап үтте. Бу банкларның халыкара иммунитеты һәм салым преференцияләре бар, бу исә аларны санкцияләр басымыннан саклый.
Генераль секретарь ассызыклаганча, әлеге банклар аша турыдан-туры «сум-лира» яки «сум-дирхәм» кебек валюта парлары белән түләү системаларын тормышка ашыру зарур. Бу адым туристларның чыгымнарын киметергә һәм туристик бизнесны тышкы чикләүләрдән чыгарырга ярдәм итәчәк.
«Әгәр бу банкларга инде булган түләү системаларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирелсә, без зур туристик агымны санкцияләр басымыннан чыгарыр идек. Бу – яхшы табыш китерә торган бизнес, һәм аның бер өлешен хөкүмәт карарлары кысаларында реставрациягә мохтаҗ мәдәни кыйммәтләрне торгызуга юнәлтеп булыр иде», – дип белдерде Андрей Бельянинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз