Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беляев: Зыян күрүчеләргә һәм һәлак булучыларның гаиләләренә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк
Түбән Кама предприятиеләре гаиләләргә матди ярдәм күрсәтәчәк һәм җирләүне оештыруны үз өстенә алачак. Зыян күргән хезмәткәрләргә дә финанс ярдәме күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте Түбән Кама мэры Радмир Беляев.
«Бу коточкыч фаҗигадә баласын югалткан гаиләгә муниципалитет 1 миллион сум түләячәк һәм җирләүне тулысынча үз өстенә алачак», – дип язган мэр МАКС мессенджерында.
Беляев җаваплы хезмәтләргә халыктан зыян күргән милке турында мәгълүматны оператив рәвештә җыярга кушты. Зыян компенсацияләнәчәк, барлык ватылган тәрәзәләр алыштырылачак.
«Бу – безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының чын күңелдән кайгысын уртаклашам», – дип язган ул.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәргә һөҗүм вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул иткән иде. Һәлак булганнарның гаиләләренә – ике миллион, зыян күрүчеләргә, авырлык дәрәҗәсенә карап 600-300 мең сум күләмендә түләү каралган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз