Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беляев Түбән Камада БПЛА бәреп төшерелүе турында хәбәр итте
Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәрдә БПЛА бәреп төшерелү турында хәбәр итте. Бу хакта шәһәр башлыгы МАКС мессенджерында язган.
«Бүген иртән Түбән Камада һава һөҗүмнәреннән саклану системасы БПЛАны юк итте. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Объектлар җимерелү очраклары һәм зыян күрүчеләр юк. Технологик процессларга зыян килмәде», - дип хәбәр итте ул.
Беляев искә төшергәнчә, шәһәргә БПЛА һөҗүме куркынычы инде гамәлдән чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз